news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Манзара" спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры - Муса Галләмов

Узган ел батыр калган Раил Нургалиев титулны саклап кала алмады.

"Манзара" спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры - Муса Галләмов
Салават Камалетдинов
(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). "Манзара" спорт-музыкаль тантанасының көрәш бәйгесендә тумышы белән Марий Элдан булган, Әтнә батыры Муса Галләмов абсолют батыр калды.
 
Абсолют батырга алтын белән йөгертелгән чемпион билбавы һәм 100 мең сум акча бирделәр.
 
Муса Галләмов финалда Радик Сәлахов белән очрашты. Нәтиҗәдә, кискен көрәш күрсәтеп, чиста алым белән көндәшен аркага салды.
 
Узган ел батыр калган Раил Нургалиев титулны саклап кала алмады. Ул Зәй батыры Радик Сәлаховка очколар белән оттырды.
 
2нче урын иясенә 50 мең сум акча, 3нче урын ияләренә 30 мең сум премия каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot