Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Манзара” спорт-музыкаль премиясендә чит ил көрәшчеләре дә катнашачак
Җиңүчегә чемпион билбавы тапшырылачак.
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Татарстан көрәшчеләреннән тыш чит ил көрәшчеләре дә катнашачак. Бу хакта ТР спорт министрлыгының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ”да әлеге чарага карата багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Чит илдән күп көрәшче бу бәйгедә катнашу теләген белдерде. Без алар арасыннан хәзерге вакытта иң көчлеләрен, югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрен сайлап алдык. Бәйгедә катнашучы чит ил көрәшчеләренең юл һәм тору чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз, махсус киемнәр бирәчәкбез”, – диде “Манзара” проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрданов.
Премиядә Казахстан (Эскерхан Осканов), Молдавия (Анатолий Молдован), Үзбәкстан (Голиб Әхмедов), Таҗикстан (Мәхмәт Миров) илләреннән спортчылар катнашачак. Татарстан көрәшчеләре арасыннан Раил Нургалиев, Ренас Кәлимуллин булачак.
Җиңүчегә чемпион поясы тапшырылачак.
130 кг кадәрге авырлык үлчәвендә барлыгы 32 көрәшче бил алышачак.
“Манзара” премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 19 гыйнварында Казанның цирк аренасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз