Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Манзара" спорт-музыкаль бәйгесендә Илһам Шакировны искә алдылар
Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мәрхүм Илһам Шакировны татарны таныткан һәм баеткан шәхес дип атады.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). "Манзара" спорт-музыкаль премиясенең ачылышы тантанасында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мәрхүм җыры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алып үтте.
"Татарыбызны таныткан, баеткан, моңлы иткән шәхесебез Илһам Шакиров вафат булды. Кичә аны җирләдек. Урыны җәннәттә булсын, авыр туфрагы җиңел булсын. Шушындый җирдә аны да искә алып китәсем килде", - диде ул.
- "Манзара" премиясен тапшыру тантанасында көрәш ярышының финалистлары инде билгеле. 19 гыйнварда 18:00 сәгатьтә финал уеннары булачак. Бәйгене "Татар-информ" онлайн күрсәтә.
- Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров 16 гыйнварда 84 нче яшендә озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Татар эстрадасы легендасы белән хушлашу чарасы 18 гыйнварда Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз