Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Манзара» спорт премиясендә һәр көрәшче дә акчалата бүләк алачак
Көрәшчеләрне «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә катнашырга чакыралар
Ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт һәм музуыка премиясенә гаризалар кабул итү башланган. «Манзара»да көрәш төре буенча иң-иңнәрне билгелиләр. «Манзара» проектының җитәкчесе, продюсеры Айдар Шәймәрданов быелгы яңалык белән таныштырды. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясе 2023 елның 14 гыйнварында булыр дип көтелә.
«Башка еллардан аермалы буларак, әйтик уналты көрәшче дә акча белән кайтып китәчәк. Беренче әйләнештә көрәшәләр дә, фәлән-фәлән сумма алалар. Икенче әйләнешне уза икән, тагын ала. Призерлар һәм җиңүче шуңа өстәп, приз фондын да алачак», – дип сөйләде Айдар Шәймәрданов. Ул приз фондының күпме булуын әлегә әйтми торуларын белдерде.
Айдар Шәймәрданов гаризалар кабул итү тәртибен дә аңлатты.
«Төп алышларга 130 кг лы уналты егет җыябыз. Хәзер унлап урын калды. Шулай ук авырлыгы 130 кг нан югары булганнарны да туплыйбыз. Күбрәк җиңел авырлык – 80 кг, 80 кг га кадәрле егетләр гариза җибәрә. Аларны иганәчеләр табып, шул акчага көрәштерә алабыз», – диде Айдар Шәймәрданов.
Гаризаларны manzarakzn@mail.ru электрон адресына ирекле формада җибәрергә мөмкин. Гаризада спортчының фотографиясе, исем, фамилия, әтисенең исеме, туган көне, елы, туган урыны, авырлыгы, кием размеры, спорттагы дәрәҗәсе, нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүе, тренерының исем, фамилиясе, контакт белешмәләрен күрсәтергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз