news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манзара» премиясендә беренче тапкыр театр артистлары көрәште

Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин җиңүче булып танылды.

«Манзара» премиясендә беренче тапкыр театр артистлары көрәште
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә беренче тапкыр театр артистлары көрәште.

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда беренче тапкыр җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясе уза. Быелгы «Манзара»ның яңалыгы — көрәш бәйгесендә беренче тапкыр театр артистлары да көрәште.

Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов белән Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин бил алышты. Чиста алым ясап, җиңүче булып, Илназ Хисмәтуллин танылды. Иганәчеләр тарафыннан, артистларның икесенә дә медаль һәм акчалата приз тапшырылды. 

Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин театраль Сабантуйда да абсолют батыр булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot