news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» премиясен иң яхшы яктырткан журналист яки блогерга 30 мең сум акча бирәләр

Журналистлар һәм блогерлар арасындагы бәйгегә 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр дөнья күргән мәкаләләр, интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар кабул ителә.

«Манзара» премиясен иң яхшы яктырткан журналист яки блогерга 30 мең сум акча бирәләр
Солтан Исхаков

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Манзара» спорт-музыкаль премиясен иң яхшы яктырткан журналист яки блогер 30 мең сум акча алачак.

Премияне оештыручылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта игълан итте.

«Көрәшчеләр билбау өчен көрәшә, җырчылар махсус статуэткаларга ия була. Шушы көчне, матурлыкны күрсәтә торган журналистларга безнең тарафтан игътибар юк кебек тоела башлады. Журналистлар арасында да „Манзара“ проектының җиңүчесе дигән исем, кубок һәм акчалата бүләк бирү карарына килдек», — диде «Манзара» проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрдәнов.

Бәйгедә җиңүче журналистларга яки блогерларга акчалата премия каралган. Айдар Шәймәрдәнов беренче урынга — 30 мең, икенче урынга — 20 мең, өченче урынга — 10 мең сум премия тапшырырга вәгъдә бирде. Ул бәйгедә катнашып, беренче өчлеккә керә алмаган каләм ияләренә дә истәлекле бүләкләр ышандырды.

Бәйгедә катнашуның төп шарты — «Манзара» проектында катнашкан спортчыларны, артистларны, көрәштә «Манзара» аша танылган егетләрне халыкка күрсәтү. Бәйгегә 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр дөнья күргән мәкаләләр, интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар кабул ителә.

Килгән материалларның унысы жюри тарафыннан сайланып, бәйгенең сайтына урнаштырылачак. Җиңүчеләрне ун катнашучы арасыннан халык сайлаячак һәм аларның исемнәре 2022 елның 1 гыйнварында игълан ителәчәк. Бәйгенең номинацияләре юк, шуңа күрә нәтиҗәдә бары тик өч җиңүче булачак.



Галерея: «Манзара» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100