news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Манзара//МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ ХИСАП ТОТА//1 март, №8

Манзара//МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ ХИСАП ТОТА//1 март, №8

Күптән түгел Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча җаваплы булган хакимият урынбасарлары, гомумән, республикабызның мәдәни тормышына мөнәсәбәтле җитәкче хезмәткәрләр катнашты.

Утырышны ачып җибәреп, Татарстан Мәдәният министры Илдус Тарханов үзе җитәкчелек иткән министрлык, республиканың мәдәният, сәнгать учреждениеләре һәм оешмаларының 2004 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм агымдагы елга эш юнәлешләрен яктыртуга багышланган эчтәлекле докладын тәкъдим итте. Министр чыгышыннан күренгәнчә, узган елда мәдәният буенча 1млрд. 845,2 млн. сум акча сарыф ителгән, шулардан 703,3 млн. — республика бюджетыннан (бу исә 2003 елдагыдан 57 процентка күбрәк). Соңгы 10 елда беренче тапкыр мәдәният өлкәсенә дәүләт ярдәме узган ел сизелерлек һәм масштаблы булды, дип, И. Тарханов чыгышының башында ук шул хакта ассызыклады. Министр халык-ара һәм республика фестивальләре, конкурс һәм смотрлар, танылган сәнгать эшлеклеләренең юбилейлары үткәрелү, күргәзмәләр оештырылу, гастрольләр белән чыккан театр-тамаша учреждениеләренә ярдәм итү һәм драма, музыка, рәсем сәнгатьләре әсәрләре алу, опера һәм балет сәнгатен үстерү, китапханә фондларын тулыландыру, республика һәм район дәрәҗәсендәге мәдәни объектларны төзекләндерү һәм башкаларга әлеге акчаларның күпмесе тотылганы хакында хисап ясады. Ә мәдәният өлкәсенең кереме 160,1 млн. сум булган. Агымдагы елда мәдәният учреждениеләренә бюджеттан тыш һәм үзләренә табыш алу юлларын киңәйтү ягын карау исә Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт тарафыннан куелган мөһим бурычларның берсе булуын да билгеләп үтте ул, һәм бу яктан аерым уңышка ирешкәннәрне дә телгә алырга онытмады. Ләкин түләүле хезмәт күрсәтү эшен тагын да җәелдерү өчен техник чараларның күпчелеге тузган һәм заман таләпләренә туры килмәвендә, диде.

Игътибардан читтә калган электрон сату-алулар системасының кимчелекле яклары, Казандагы мәдәният-сәнгать училищеларының берсендә дә спорт залы булмавы, китапханәләр фондының, искергән китаплардан арыну сәбәпле, шактый ярлылануы һәм аларда компьютерлар җитешмәве, интернет челтәренә дә җитәрлек күләмдә тоташтырыла алмавы һ. б. — болар хакында да сүз булды, билгеле.

Төп докладчыдан соң сүз алып, Театр әһелләре берлеге рәисе Ринат Таҗетдинов Актерлар йорты бинасының мөшкел хәлдә булуын ассызыклады. Республиканың сукырлар китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев исә Премьер-министр ярдәме белән күрү сәләтен югалтканнар һәм бик начар күрүчеләр өчен махсус ясалган компьютер алынгач, нәтиҗәдә, тиз арада үзе кебекләргә махсус китаплар, дәреслекләр, башка әсбаплар чыгару мөмкинлеге булуын, шул яктан Россия күләмендә яхшылардан саналуларын һәм сарыф ителгән акчаның әрәмгә китмәвен зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте, рәхмәтләрен җиткерде. Китапханә урнашкан бинаны төзекләндерүдә ярдәм сорап, директор Хөкүмәт җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Төрле мәсьәләләр буенча чыгыш ясаучылар аннан соң да бар иде һәм шуларның шактыен утырыш барышында ук Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов уңай хәл итеп, шул исәптән Актерлар йорты һәм сукырлар китапханәсе биналарын төзекләндерү мәсьәләсе дә, кайберләре буенча киңәшләрен җитереп, җаваплы хезмәткәрләргә йөкләмәләр биреп торды. Үзләре эшләп тапкан акчаның каядыр эреп югалуына чик куеп, шул акчаны табучылар файдасына тотылырлык итеп эшне оештырырга кирәк, ә социаль ипотека мәсьәләләрен хәл иткәндә мәдәният хезмәткәрләре ихтыяҗлары да исәпкә алыныр, диде. Биредә мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 2512 сум гына булуы күздә тотыла, билгеле. Гомумән, элегрәк мәдәниятне саклап калу мәсьәләсе торса, хәзер исә аның үз-үзен тәэмин итәрлек мөмкинлеге турында сүз алып барып булуына басым ясады. Бу юнәлештә спортның калын кесәле зур предприятиеләрне җәлеп итә алуын үрнәккә алырга кирәклеген ассызыклады.

Утырыш ахырында авылда мәдәният үсешенә керткән уңышлар өчен бирелә торган күчмә Байрак һәм 150 мең сум премия — аңа Түбән Кама шәһәре һәм районы мәдәният идарәсе лаек дип табылды (2003 ел нәтиҗәләре буенча ул Лениногорски шәһәре һәм районы мәдәният идарәсендә иде), аннары Саба, Арча, Лениногорски, Бөгелмә, Әлмәт шәһәр һәм район мәдәният идарәләренә 50 мең сум күләмендә премияләр, мәдәният хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр, Премьер-министрның Рәхмәт хаты, күкрәк билгеләре тапшырылды.

Миләүшә Гомәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot