Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Манзара» көрәш бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле
Беренче урынга - 50, икенчегә - 40, өченчегә - 30 һәм дүртенче урын алучы көрәшчеләргә 20 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Ак Барс» көрәш сараенда узган җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең өч үлчәү авырлыгында да җиңүчеләре билгеле.
«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Икенче урын ияләре — 40, өч — 30, дүртенче урын алучыларга 20 мең сум күләмендә акча тапшырылды.
Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.
85 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:
1 урын — Ринас Садаров (Чувашия)
2 урын — Фаяз Зарипов (Арча)
3 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)
4 урын — Максим Степанов (Мамадыш)
110 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:
1 урын — Булат Мусин (Казан, «Ак Барс» көрәш сарае)
2 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш)
3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы)
4 урын — Илшат Идиатов (Арча)
130 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:
1 урын — Муса Галләмов (Лаеш)
2 урын — Руслан Абдуллин (Арча)
3 урын — Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
4 урын — Константин Морозов (Мамадыш)
Абсолют батыр исеменә һәм 100 мең күләмендә акчалата призга 110 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Булат Мусин лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз