news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми

«Манзара» җәйге спорт-музыкаль премиясендә быел хатын-кызлар ярышы булмаячак.

«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми
Солтан Исхаков

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Манзара» проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов көрәшкә хатын-кызларны чыгаруга каршы булуын әйтте.

«Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми. Бик авыр спорт төре. Без хатын-кызларның гүзәллеге белән сокланыйк кына, аларны көрәшкә кертмик, саклыйк», — диде Айдар Шәймәрданов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Шул ук вакытта спикер киләчәктә «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә хатын-кызлар өчен аерым бәйге оештыру мөмкин булуын әйтте.

«Башка спорт төрләренә киләчәктә, бәлки, хатын-кызларны чакырырбыз. 2019 елгы „Манзара“ да хатын-кызлар арасында сумо буенча беренче адымнарны ясап карадык. Ул кызлар хәзер Европа чемпионатына кадәр барып җитте. Башта быел да сумоны кертербез дип уйлаган идек, аннары кертмәскә булдык. Аны төптән уйлап эшләргә кирәк», — диде Айдар Шәймәрданов.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, 29 августта Казанның «Ак Барс» көрәшләр сараенда «Манзара» җәйге спорт-музыкаль премиясе булачак. Оештыручылар аны «спорт белән шоу кушылган көчле тамаша» дип игълан итте. Тамашада Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәләхов, Раил Сәләхетдинов кебек данлыклы көрәшчеләр бил сынашса, сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов кебек артистлар чыгыш ясаячак.

 


Галерея: «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат чарасыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100