news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Манзара//ХӘЙРИЯ ЕЛЫ КИЛӘ//22 декабрь, №52

2007 елга татар календаре басылып чыкты. Аның төзүчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Шәех Зәбиров.

Башкалардан аермалы буларак, бу календарьда татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, милли һәм дини бәйрәмнәребезгә зур урын бирелә. Халкыбызның төрле тармакларында танылуга ирешкән шәхесләрнең юбилейларына багышланган материаллар да тупланган. Авторның кереш сүзендә билгеләп үтелгәнчә, даталар — хәтер, тарих, киләчәк тә бит ул.

2007 елда Казанда беренче тапкыр Коръән басылып чыгуга 220 ел була. Президентыбыз яңа елны Хәйрия елы дип игълан итте. 2007 ел Миһербанлык, Шәфкать, Хәйрия елы булсын! Ел буена бер-беребезгә хөр-мәтле, шәфкатьле, миһербанлы булып яшәү насыйп итсен!

Календарь 50 000 тираж белән чыккан. Аны күпләп алырга теләүчеләр Бауман урамы, 19 нчы йорт, 219 нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot