news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов баш батыр калды

«Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов баш батыр калды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Манзара» премиясендә «Алтын лига»да Муса Галләмов җиңү яулады. Ул финалда Булат Мусинны отты. Көрәшчегә традицион чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчалата приз бүләк иттеләр. Икенче урынны алган Булат Мусинга 60 мең сум приз бирелде.

«Барлык тамашачыларга, оештыручыларга рәхмәт. Яшәсен «Манзара», мондый турнирлар да булып торсын. Билбауларны бөтен турнирларда да бирмиләр. Ул – мәңгелек истәлек», - диде Муса Галләмов җиңүеннән соң.

Өченче урынны Балтачтан Рәдис Сәмигуллин белән Алабугадан Илнар Галимов бүлеште.

Быелгы «Манзара» бәйгесендә былтыр баш батыр калган Эльдар Хәмитовның, бәйгеләрнең берсендә имгәнү сәбәпле, көрәшмәячәге алдан ук билгеле иде. Бәйге булган көнне генә «Манзара»да төрле елларда баш батыр калган Раил Нургалиев белән Радик Сәлаховның да, сәламәтлеккә бәйле рәвештә, бәйгедә катнашмаячаклары ачыкланды. Һава шартлары начар булу сәбәпле, чит төбәкләрдә яшәүче берничә көрәшче дә бәйгегә килә алмады.

Башка еллардан аермалы буларак, быел аерым бер район – Әгерҗе районы көрәшчеләре өчен үзгә номинация – «Көмеш лига» үткәрелде. «Көмеш лига»да батыр билбавына Тимур Кәримов ия булды.

Тимур Кәримов

Фото: © Энҗе Габдуллина

Балалар арасында үткәрелгән «яшел лига» җинүчесе булып Актаныштан Гадел Әнвәров танылды.

«Манзара» бәйгесендә эстрада җырчылары чыгыш ясады, 2 ир һәм 2 хатын-кыз каратистлар көч сынашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100