news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара-2023» спорт-музыкаль премиясе башланып китте

«Манзара-2023» спорт-музыкаль премиясе башланып китте
Фото: Салават Камалетдинов, Энҗе Габдуллина

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара-2023» спорт-музыкаль премиясе башланып китте. Ул быел җиденче тапкыр үткәрелә. 

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хәшимова, «Манзара» спорт-музыкаль премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов катнашты. 

Марат Әхмәтов үз чыгышында илгә тынычлык теләде. «Бүген искечә Яңа елга аяк бастык. Бәхетле еллар булсын. Соңгы елларда ил, дөньяда булган хәлләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Ил язмышына шундый сынау төшкәч, тынычлык дигән кыйммәткә игътибар итә башлыйсың икән», – диде Марат Готыф улы.

Ул шулай ук көрәшчеләрне «милләтнең йөзек кашы» дип атады.

«Президентыбыз фәрманы буенча 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Елның беренче көннәрендә шундый милли спорт һәм сәнгать бәйрәме уза. Хәерле эшләр булсын. Егетләр, сез милләтебезнең көзгесе. Татар – кем ул, дигәндә, менә ул – татар, дип күрсәтә торган егетләр сез», – диде Марат Әхмәтов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин «Манзара»ны бәйрәм дип атады.  «Марат Готыф улының теләкләре чынга ашса, Татар халкы яшәячәк. «Манзара»ны мин чын-чынлап бәйрәм дип атыйм. Үзебезнең милли көрәшебез бетмәсен иде», – диде Рөстәм Кәлимуллин. 

«Манзара» спорт-музыкаль премиясеннән кергән акчаның бер өлеше  махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк. Бу хакта Айдар Шәймәрданов ачылыш тантанасында да әйтеп үтте.

«Без республикабызның, Россиянең патриотлары. Билет сатылганнан кергән акча, мобилизациягә эләгеп, махсус операциядә катнашкан егетләргә ярдәм итү йөзеннән җибәреләчәк. Ә көрәшче егетләребезнең йөзгә кызыллык китергәннәре юк. Аларга уңышлар», – диде Айдар Шәймәрданов.

«Манзара» премиясендә быел 130 кг кадәр һәм 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында егерме ике көрәшче бил алыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100