news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле

Җиңүче 100 мең күләмендәге приз һәм махсус билбауга лаек булды.

«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 гыйвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясе җиңүчесе билгеле булды. Абсолют батыры булып Әлмәт районыннан Радик Сәлахов танылды. 

«Икенче ел рәттән батыр калдым. Әле ышана алмыйм җиңүемә. Бәлки иртәгә ышанып бетәрмен. Минем өчен җан аткан кешеләргә зур рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Абсолют батыр 100 мең күләмендә акчалата призга һәм махсус билбауга лаек булды.

65 кг үлчәү авырылыгында яшьләр арасында беренчелекне Әлмәт районыннан Рафаэль Хәсәншин яулады. Ирләр арасында 75 кг үлчәү авырлыгында Динар Кәримуллин батыр калды. Динар Кәримуллинга да махсус билбау бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot