news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манзара-2022» премиясендә җиңгән яшь батырга тәкә бүләк иттеләр

Спорт һәм музыка премиясендә беренче тапкыр яшьләр арасында аерым көрәш булды.

«Манзара-2022» премиясендә җиңгән яшь батырга тәкә бүләк иттеләр
Энҗе Габдуллина

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 15 гыйнварда Казанның «Ак барс» көрәш сараенда уза торган «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясендә беренче тапкыр яшьләр көрәште һәм җиңүче тәкәгә ия булды.

65 кг үлчәү авырлыгында өч көрәшче арасында батыр булып Әлмәт районыннан Рафаэль Хәсәншин танылды. Икенче урынны Булат Яруллин, өченче урынны Азимҗан Котбетдинов яулады.

Җиңүче Рафаэль Хәсәншинга җырчы, алып баручы Ильяс Халиков тәкәгә сертификат бүләк итте. «Кечкенә үлчәү авырлыгында Сабантуйларда да тәкә отуы бик авыр. Шуңа күрә яшь егетләрне канатландырып җибәрәсем килде. Тәкә һәрвакыт татар көрәшенең символы булып калсын иде», — дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot