Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мантуров ковидтан «Спутник Лайт» вакцинасын теркәү вакытын әйтте
Бу вакцинаны бер генә тапкыр кадатырга кирәк булачак.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы «Спутник Лайт» вакцинасы ел ахырында теркәлергә мөмкин. Аны айга 30 миллион дозадан артык җитештерү планлаштырыла.
«Без май ае вазгыятенә карап эш итәчәкбез», — диде ул. Бу турыда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Ел ахырына айга 30 миллионнан артык доза җитештерә алабыз», — диде министр һәм бу максатка алданрак та ирешергә мөмкинлеген белдерде.
«Спутник Лайт» вакцинасы Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгендә эшләнгән. Шулай ук Россиянең коронавирустан беренче «Спутник V» вакцинасы да шунда эшләнгән. Аннан аермалы буларак, «Спутник Лайт» вакцинасын бер генә тапкыр кадатырга кирәк булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз