news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мантуров: Көнбатыш компанияләре Россия базары өчен файдалы булган очракта кайтырга мөмкин

Көнбатыш компанияләренең Россия базарына кайтуы продукция ассортиментын киңәйтүгә һәм көндәшлекне көчәйтүгә ярдәм иткән очракта мөмкин. Бу хакта Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров белдерде. Аның сүзләрен ТАСС тапшыра.

Мантуров әйтүенчә, мондый очракта хакимият икътисадый максатчанлык принцибыннан чыгып эш итәргә мөмкин.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Эшлекле Россия» вәкилләре белән очрашуда көнбатыш брендларын илгә кайтару турында карар кабул иткән очракта өстенлек илкүләм мәнфәгатьләргә биреләчәк, дип ассызыклады. Моннан тыш, мартта Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы хөкүмәткә Көнбатыш бизнесын Россия базарында намуслы эшчәнлек алып бару шарты белән кире кайтару механизмын булдырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100