news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мантуров һәм Миңнеханов Чаллының һәм беренче КАМАЗның юбилеена әзерлек турында сөйләште

Мантуров һәм Миңнеханов Чаллының һәм беренче КАМАЗның юбилеена әзерлек турында сөйләште
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Денис Мантуров Чаллыга нигез салынуга 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыруны оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу вакыйгалар Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле, дип ассызыклады Мантуров. РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның октябрендә шәһәрнең һәм йөк автомобиленең юбилейларын бәйрәм итү турында указ имзалады.

«Бәйрәмнәр тиешле дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Иң мөһиме, бәйрәм чаралары үткәннән соң яңа һәм капиталь ремонтланган объектлар калырга тиеш. Сүз мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина учреждениеләре турында. Урам-юл челтәре һәм торак биналар турында», - дип ассызыклады Мантуров.

Миңнеханов, үз чиратында, Путинга шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче КАМАЗ машинасының 50 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү карары өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге истәлекле даталарны бәйрәм итүнең төп чаралары планы расланды, дип искәртте ТР Рәисе. Планның төп бурычы – шәһәрдә кеше капиталын саклап калу, яшәү һәм җитештерүдә эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Исегезгә төшерик, Чаллының 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ машинасының 50 еллыгы 2026 елда билгеләп үтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot