news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мансур Ярмиев: “Яңа салынган 12 клубта гына чыгыш ясарга өлгермәдек”

Кариев театры труппасы яңа сезонда да республиканың яңа клубларында чыгыш ясарга ниятли

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры ТР Президент йөкләмәсе буенча салынган яңа клубларда чыгыш ясый. Ике ел эчендә кариевлылар республиканың барлык районнарында да диярлек булып чыккан.

“Театрлар авылларда күптән йөрмәгән. Бер театр гына авыл клубларына чыгып йөреп, театр сәнгатенә мәхәббәт уятуы бик авыр. Ике ел дәвамында яңа салынган 12 клубта гына чыгыш ясарга өлгермәдек. Ачылачак сезонда да бу эшебезне дәвам итәчәкбез”, - диде театр директоры Мансур Ярмиев бүген матбугат конференциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot