Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортында музей ясарга ниятлибез
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында дин әһелләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды. Хәзрәтләр күренекле мәгърифәтче рухына дога укыды.
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов быел Шиһабетдин Мәрҗани йортында музей оештыру нияте булуын әйтте.
«Ул йорт зур. Анда татар халкының атаклы шәхесләренә дә урын бар. Шундый ниятебез бар», - дип сөйләде ул кабер янында.
Ул ике ел элек Бохарада Мәрҗани укыган бүлмәдә истәлек тактасы ачылуын да искә алды.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Шиһабетдин Мәрҗанинең 33 китап язып калдырганын ассызыклады. «Без аларны өйрәнәбез. Аларның барысы да гарәп телендә язылган, күбесе тәрҗемә ителмәгән әле. Без Тарих институты Диния нәзарәте белән бергәлектә тәрҗемә итәбез.
- 2024 елның 16 гыйнварында мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 206 ел булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз