news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдинов: Шиһабетдин Мәрҗани Тукай, Җәлил кебек шәхесләр рәтендә булырга лаек

Мансур Җәләлетдинов: Шиһабетдин Мәрҗани Тукай, Җәлил кебек шәхесләр рәтендә булырга лаек
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов
Владимир Васильев

«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Шиһабетдин Мәрҗанине Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шәхесләр рәтендә булырга лаеклы дип саный.

«Иске татар бистәсе – Казанның уникаль урыны. Юкка гына Казанга килгән туристлар монда агылмый. Бу урын татар халкының бай тарихын, мирасын, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, сәүдәгәр Апанаевлар кебек дөньяга танылган бөек шәхесләрнең эзләрен саклый. Монда килгән туристлар татар халкының бөек булганына шаккатып китә», - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләре: мирас һәм бүгенгесе» дип аталган конференциядә.

«Мәрҗани» мәчетендә бүген узган чараны «Мәрҗани» мәчете белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

Мансур хәзрәт сүзләренчә, Иске татар бистәсе тулысынча диярлек Мәрҗани исеме белән бәйле. «Ул монда эшләгәндә бистә үсә башлый. Соңыннан бистә үсешенә Мәрҗанинең укучылары - данлыклы сәүдәгәр Апанаевлар, Галиевлар зур өлеш керткән», – диде хәзрәт. Сүз уңаеннан, Апанаев Мәрҗанинең кияве булган.

«Шиһабетдин Мәрҗани Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шәхесләр рәтендә булырга лаек. Ул дин әһеле булганга күрә генә аның исеме бөекләр рәтенә күтәрелми калган. Юкса, имам булудан тыш, ул мәгърифәтче дә, галим дә, бик күп бөек шәхесләрне тәрбияләгән остаз да. Хәтта Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә истәлек тактасы куелган. Мәдрәсә үзенең укучысы белән горурлана», - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100