news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Гаилә — тормыш тоткасы, һәркем үзенең шәҗәрәсен белергә тиеш

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Гаилә — тормыш тоткасы, һәркем үзенең шәҗәрәсен белергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете Шәҗәрәләр бәйрәме оештырды. Чара барышында Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәркем үз шәҗәрәсен өйрәнсен, андагы шәхесләрне белергә тырышсын иде, дигән фикерне җиткерде.

«Сезне чын-чыннан гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм. Гаилә — тормыш тоткасы. Без, дин әһелләре шундый матур чаралар оештырып торырга тырышабыз. Һәркем үзенең шәҗәрәсен, анда булган династияләрне белергә тиеш. Дөньялар имин, гаиләләр бәхетле булсын», — диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Бәйрәм РФ Президенты карары буенча игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган. Сәхнәдә җырчылар һәм ансамбльләр чыгыш ясады. Биредә хәләл ярминкә, Казан танк училищесы оештырган ватанпәрвәрлек зонасы һәм башка төрле мәйданчыклар эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot