news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдинов: Вакф әлегә рәсми рәвештә юк, федераль законда ул булырга тиеш

“Вакфларны законлаштырырга кирәк, юкса эшләве бик авыр”, - диде Татарстан мөфтие урынбасары.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә вакфларны законлаштырырга кирәк. Аларны закон кысаларына кертмичә эшләү бик авыр. Бу хакта бүген Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан мөфтие урынбасары, "ТР Вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп узды.

“Бүген безне вакф мәсьәләсе борчый. Кызганычка каршы, вакф әлегә рәсми рәвештә юк. Федераль законда ул булырга тиеш. Бүген Дәүләт Думасында карар кабул итеп, вакфларны законлаштырырга кирәк, юкса эшләве бик авыр. 1999 елда Татарстан законына кертелгән иде, әмма ләкин бүген аны чыгардылар. Дөрес, бүген вакф фондлары бар, әмма алар закон белән сакланса, вакф системасы үсешенә гарантия булыр иде”, - дип белдерде Мансур хәзрәт журналистларга интервьюсында.

Дин белгечләре бу мәсьәлә буенча Хөкүмәткә дә, Дәүләт Думасына да мөрәҗәгать иткәннәр, әмма реакция булмаган. “Госман хәзрәт тә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән иде. Хөкүмәткә дә мөрәҗәгатьләр булгалады, реакция күренми”, - диде Мансур Җәләлетдинов. Ул шушы конференциянең Россия Хөкүмәтенең вакфка бирелә торган милек турында закон кабул итүгә этәргеч бирәчәгенә ышанычын баглады.

Вакф дигәндә, хәйрия яки дини максатлар өчен тапшырыла һәм салым түләнми торган милек күздә тотыла. Революциягә кадәр Россиядә дини оешмалар вакф хисабына яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100