news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдинов: Җәмигъ мәчетен бабайларыбыз төзегәнчә, күп бүлмәле итеп салырга кирәк

Мансур хәзрәт әйтүенчә, Җәмигъ мәчете җомга белән гает намазларында гына халык белән тула, башка көннәрдә ул гомүмән буш.

Мансур Җәләлетдинов: Җәмигъ мәчетен бабайларыбыз төзегәнчә, күп бүлмәле итеп салырга кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Казанның яңа Җәмигъ мәчетен бабайларыбыз төзегәнчә кат-кат, күп бүлмәле итеп салырга кирәк. Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов шундый фикерен “Интертат” электрон газетасына биргән интервьюсында әйтте.

“Җәмигъ мәчетен тәҗрибә һәм экономия күзлегеннән карап, бабайларыбыз төзегәнчә кат-кат, күп бүлмәле итеп салырга кирәк дип уйлыйм”, - диде ул.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, Җәмигъ мәчете җомга белән гает намазларында гына халык белән тула, башка көннәрдә ул гомүмән буш. Шуңа күрә, үз эченә ун-унбиш мең кешене сыйдырырлык мәчетнең чыгымнары турында уйларга кирәк.

“Мәсәлән, беренче кат халык белән тулды, анда җылы да, якты да, суы да бар. Башка бүлмәләрдә яисә катларда шул вакытта ут-су булмый тора. Бу бит өйдәге шикелле: кухняга кердек икән, зал бүлмәсендә утны сүндерәбез. Менә мәчетләребез дә шулай кулланылса иде”, - ди хәзрәт.

Зур мәйданны җылытып торырга катлаулы, шуңа күрә бүлмәләргә бүлеп төзү куллану ягыннан матуррак булыр иде, ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100