Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мансур Җәләлетдин: Корбан бәйрәменә Казанда 10 меңләп сарык чалу ниятләнә
"Чалу цехлары әзер, алар койма белән читләтеп алынган”, - дип белдерде хәзрәт.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда Корбан бәйрәменә Казанда 10 меңләп сарык чалу ниятләнә. Бу хакта "Рухи ефәк юлы" Халыкара дини лидерлар конференциясенә багышланган Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдин хәбәр итте.
“Кичә генә республика районнарына бардым. Халыкның бәйрәмгә әзерлек кәефен күреп, үзем дә канәгать булып кайттым. Бездә әзерлек бар көченә бара. Сарык, сыерлар сатып алынды. Элек дөяләр дә бар иде, быел алар юк. Терлекләрнең башын, аякларын һәм башка калдыкларын җыя торган, шулай ук тире җыя торган завод белән килешүләр бар”, - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Аның сүзләренә караганда, Казанда 10 меңләп сарык сую ниятләнә. “Республика буенча санау авыррак, районнарга баргач, имам-мөхтәсибләр авылларда шәхси йортларда суючылар күп булуын әйттеләр, шуңа күрә статистиканы белү кыен. Бүген калдыкларны җыючы заводлар, администрацияләр белән берлектә әзерлек бара. Чалу цехлары әзер, алар койма белән читләтеп алынган”,- дип белдерде хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз