news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдин Казан ислам көллияте бинасын Болгар академиясенә бирергә тәкъдим итте

Мәрҗани мәчете комплексы составындагы бу бинада академиянең башкаладагы вәкиллеген оештырулары ихтимал.

Мансур Җәләлетдин Казан ислам көллияте бинасын Болгар академиясенә бирергә тәкъдим итте
dumrt.ru

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Казан ислам көллияте бинасын Болгар ислам академиясенә тапшыру тәкъдиме белән чыкты. Кичә ул Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов белән очрашты. Ректор рәхмәт белдереп, әлеге мөрәҗәгатьне өйрәнәчәген ышандырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте. 

"Хәзрәт Болгар ислам академиясенең Россия масштабында үтә дә олы әһәмиятен исәпкә алып, Мәрҗани мәчете комплексы составындагы Казан ислам көллияте бинасын академиягә аның башкаладагы вәкиллеге өчен тапшыру тәкъдиме белән чыкты", диелгән бу хәбәрдә.

Данияр Абдрахманов Мәрҗани мәчетендә булган. Мансур хәзрәт Җәләлетдин аңа республика мөселманнары башлыгының хөрмәтләү сүзләрен әйткән, мәчетнең тарихы, эшчәнлеге, архитектура үзенчәлекләре белән таныштырган. Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, хезмәте һәм бөтендөнья мөселман дини-илаһият мирасына керткән өлеше турында сөйләгән.

"Мансур хәзрәт мөхтәрәм кунакка Яңа татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрде һәм мәчет каршындагы инфраструктураның үсешен тәкъдим итте. Данияр Абдрахманов үз чиратында Татарстан һәм республика өммәте турында үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, Болгар ислам академиясенең киләчәккә эшчәнлек планнары хакында сөйләде", диелгән бу хәбәрдә.

Данияр Абдрахманов  академияне гамәлгә куючыларның берсе - ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенә оештыру мәсьәләләрендә ярдәме өчен рәхмәт әйткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100