news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында: Гадел кеше иде

Бүген Башкортстанның элеккеге мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды.

Мансур Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында: Гадел кеше иде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында истәлекләре белән уртаклашты. Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин гадел мөфти иде, ди ул.

“Уфада ике мөфтият. Ул беркайчан да урын бүлешмәде, “Син мөфти, мин мөфти”, - дип ятмады. Кешелекле иде. Бөтен кеше белән дә уртак тел табып эшләде, үз эшен белә иде. Аны бөтен халык яратты”, - дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1975 елда Бохараның “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә белем алган. Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә шушы уку уку йортында укыган, ул үзенең элекке мөфти белән дус булуын әйтте.

“Уфага барганда, мине Нурмөхәммәт хәзрәт каршы алды. Казанга килгәндә безгә - “Мәрҗәни” мәчетенә килә иде. Бик юаш, матур, мөлаем, тәртипле, әхлаклы кеше иде. Урыны оҗмахта булсын”, - дип, Нурмөхәммәт хәзрәтне искә алды Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

  • Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1946 елда БАССРның Баймак районы Сибай шәһәрендә дөньяга килгән. 1992 елның августында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып сайлана. Ул бу вазифада быелның 29 апреленә кадәр эшләде. Нурмөхәммәт хәзрәт бүген вафат булды. Аңа 72 яшь иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100