news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: Татарстанда сарык асрау табышлы түгел

Республикада чалына торган корбанлыкларның 30 проценты гына Татарстанда җитештерелгән.

(Казан,17 авгус, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан өчен корбан сарыклары үрчетү отышлы түгел. Бу хакта бүген Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Татарстанда сарык үрчетү мәсьәләсе буенча республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына мөрәҗәгать иткәнебез булды, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. – Министр белдергәнчә, Татарстанга сарык үрчетү зур чыгымнарга төшәчәк, отышлы проект булмаячак, дигән җавап алдык. Бездә бит Казахстан далалары кебек җирләребез дә юк. Сарык тоту хуҗалыкларга да зур чыгымнар сорый. Шулай да хыялыбызда бар. Үзебез бу юнәлештә эшчәнлекне башлап җибәрәсебез килә. Иншаалла киләчәктә үзебездә дә корбан сарыклары үрчетүне җайлаштырырбыз”. 

Һәр ел саен республикада Корбан гаете көннәрендә корбан чалу йоласын үтәүчеләр саны арта бара. Татарстан җирлегендә үстерелгән корбанлыклар гына җитешмәү сәбәпле, хайваннарны күрше төбәкләрдән дә китереп саталар. Быел мәсәлән, Оренбург, Волгоград, Самара һ.б. җирләрдән дә килүчеләр көтелә. 

"Мәрҗани" мәчетендәге махсус мәйданчыкта быел 700дән артык корбанлык хәйванын чалырга ниятләп торалар. Сарыклар Баулы районындагы бер фермерлык хуҗалыгыннан сатып та алынган һәм хәзерге вакытта Питрәч районында урнаштырылган. Бәйрәмгә бер атна кала сарыкларны Казанга алып киләчәкбез, диде Мансур хәзрәт. Бу көннәрдә мәчет халыктан корбанга гаризалар кабул итә. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен түләү квитанциясендә гыйбадәтне үтәү вакыты да күрсәтеләчәк. Әлеге яңалык мөселманнарга корбанлык ите өчен түләгәндә чиратлардан арынырга ярдәм итәчәк. Монардан тыш, теләүчеләр өчен, гадәттә, ул өлкәннәр һәм ялгыз кешеләр, мәчет итне бушлай өйгә кадәр китертә алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100