news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Җәмигъ мәчетенең урыны Милли-мәдәни үзәк тирәсендә дип саный

"Казансу елгасы ярында, шәһәрнең төрле ягыннан да күренеп торган мәчет булса, матур булыр иде”, - диде ул.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Җәмигъ мәчетенең урыны Милли-мәдәни үзәк тирәсендә дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетен Казан милли-мәдәни үзәге тирәсендә төзергә тәкъдим итә. Бу хакта ул “Интертат” электрон газетасына биргән интервьюда әйтте.

Мансур хәзрәт сүзләре буенча, Җәмигъ мәчете шәһәр читендә түгел, ә башкаланың уртасында булырга тиеш. “Мин аны Казан милли-мәдәни үзәге янында дип күрәм. Ничек тә булса үзәкне сүтеп, шуның янындамы Җәмигъ мәчетен төзергә булыр иде. Казансу елгасы ярында, шәһәрнең төрле ягыннан да күренеп торган мәчет булса, матур булыр иде”, - диде ул.

Шулай ук, хәзрәт мәчетне гадәти гыйбәдәт урыны буларак кына күрми. “Шунда парковкасы да, Диния нәзарәте тә, китапханәсе дә, “Хозур” нәшриятыбыз да булсын. Бер зур дини мәркәз булып торсын иде ул”, - диде Мансур хәзрәт.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot