news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы үтә.

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный драматург Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул “Татар-информ”да Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән театр декадасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Соңгы берничә елда төрле төбәкләрдәге уннан артык театр Аяз Гыйләҗев пьесаларын куйды. Бу өстән кушып яки юбилей өчен дип эшләнмәде. Режиссерлар моңа үзләре килделәр”,- диде әдипнең улы.

Мансур Гыйләҗев әдипнең иҗатына багышланган театр декадасының яшь иҗатчылар өчен кирәклегенә басым ясый.

  • Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100