«Хәзерге чор – театрның үсеш чоры, мин моны ренессанс дияр идем. Театр өчен нинди биналар барлыкка килә – Камал театры бинасын гына карагыз! Боларны театр үсеш чорында дип аңларга кирәк. Тиздән ул театрларга кемнәр кирәк булачак? Драматурглар, режиссерлар, композиторлар, рәссамнар, артистлар. Боларның бөтенесенә дә балачактан ук өйрәнергә кирәк.
Беренче чиратта драматурглар дидем. Драматургия – әдәбият өлкәсендә иң авыр жанр. Сәхнә әсәрен белем алмыйча тудырып булмый. Шуңа күрә мин балалар авыр жанрга алынганга шатланам – алар алыналар һәм җиңеп чыгалар. Бу әсәрләрне әле эшкәртергә кирәк, ләкин һәрберсендә идея һәм миллилек бар. Аларда милли атмосфера булуы – иң мөһиме. Балаларның шушы жанрга кереп китүе – киләчәк өчен зур нигез. Киләчәктә бездә яңа авторлар булачак. Быел Камал театры да драматургия буенча лаборатория оештырды. Анда өлкәннәр арасында 14 яшьлек бер кыз да катнаша. Бу да бик матур күренеш. Ә инде Әтнәдә балаларның үзләре өчен генә бәйге булуы – тагын да матур күренеш», – ди ул.
Бәйге турында «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язган.