news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мансур Гыйләҗев: Драматургиядә зур хәрәкәт башланды, яшьләр килә

Күптән түгел Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинары эшләде. Анда драматург Мансур Гыйләҗев та катнашты һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Мансур Гыйләҗев: Драматургиядә зур хәрәкәт башланды, яшьләр килә
Фото: «Татар-информ»

«Бу семинарның файдасы бик зур. Мин гел әйтеп йөрим – театрның ренессансы башланды, әмма драматургия булмаса, ул сүреләчәк. Бу үсеш яңа театр бинасына да бәйле – анда күпме зал! Тинчурин театры да 2 заллы була. Хәзер драматургиягә зур мохтаҗлык булачак.

Драматургиядә зур хәрәкәт башланды, яшьләр килә. Әлмәт театры семинарында унлап автор әсәр язды, Камалда лабораториядә егермеләп катнашучы. Хәзер аларга семинарлар, лабораторияләр белән ярдәм күрсәтмәсәк, эш тукталырга мөмкин.

Пьесаны драматургия теориясен белмичә язып булмый. Бу – шигърият түгел, бу – проза түгел, бу – иң катлаулы жанр. Шуңа мондый семинарлар бик кирәк» – диде ул.

Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинарында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot