news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Җәләлетдинов: Бүгенге бизнесменнар Мәрҗани чорындагы сәүдәгәрләр кебек

Мансур Җәләлетдинов: Бүгенге бизнесменнар Мәрҗани чорындагы сәүдәгәрләр кебек
Гөлүзә Ибраһимова

Казанның Корстон үзәге залында уза торган «Бизнес-ифтар» форумына килүчеләрне «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов сәламләде. Бүгенге бизнесменнарны ул Шиһабетдин Мәрҗани чорындагы сәүдәгәрләр белән чагыштырды.

«Төрле ифтарлар уза. «Бизнес -ифтар»га килгәндә, тарих кабатлана. Мин Мәрҗани тормышын, хезмәтләрен өйрәндем. Ул вакытта сәүдәгәрләр, меценатлар булган. Алар мәчетләр, завод, фабрика, хастаханәләр ачкан, хәйрия эшен алып барган. Алар халык өчен тырышкан. Бүгенге бизнесменнар ул вакыттагы сәүдәгәрләр кебек. Мөселман бизнесменнар шулай ук мәчетләр ача, хәйрия белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә бизнес дин белән бергә алга бара», - диде ул.

Бизнесменнарга мөрәҗәгаить итеп: «Сез Әҗимовлар, Апанаевлар, Борнаевлар һәм башкалар кебек тарихка керәчәксез», - диде ул.

Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте. «Монда бары тик изге ниятләр була ала. Рамазан ае, бу ифтар Аллаһы Тәгаләдән ризалык алу өчен бер мөмкинлек булсын», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламнәрен җиткерде. «Рамазан аеның беренче көненнән милләттәшләр, дин кардәшләр зурдан-зур очрашулар үткәрә, бу очрашулар даими булсын», - диде ул.
Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Видео аша кичәгә килүчеләрне Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдин сәламләде. Кичәнең беренче өлешендә дин белгече, коуч Шамил Галәветдинов чыгыш ясады. Ифтардан соң ислам банкингына багышланган чыгыш булды. Чараны Айрат Заһриев алып бара.

Ифтарга махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Палестина халкы чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100