news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәңгелек хәтер: Казан делегациясе Калининградта Фатих Кәрим исемен мәңгеләштерүдә катнаша

Мәңгелек хәтер: Казан делегациясе Калининградта Фатих Кәрим исемен мәңгеләштерүдә катнаша
Фотоларны «Татар-информ»га Флюра Абдуллина тәкъдим итте

Җиңү бәйрәме алдыннан Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның ярдәме белән Калининград өлкәсендә сәфәрдә булды.

Делегация составында хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Фәридә Яруллина, Лаеш районы Державин исемендәге күп профильле лицей укытучысы Гадел Бәдретдинов, Дәрдемәнд премиясе лауреатлары Таңсылу Ганиева, Муса Бәдретдинов бар иде.

«Калининград өлкәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләре патриот – шагыйрь Фатих Кәримнең батырлыгын, кайда җирләнгәнен яхшы беләләр дисәм бер дә ялгыш булмас. Биредә татар халкының батыр улын олылауларын күреп горурлык хисе кичереп йөрисең. Сәфәребезне кече лейтенант Фатих Кәрим һәлак булган урыннан башладык. Батырның рухына дога кылдык, ак чәчәкләр салдык», – дип сөйләде Флюра Абдуллина.

Билгеле булганча, 1945 елның 19 февралендә Калининград өлкәсе Садовое авылы янәшәсендә Фатих Кәрим үзенең фронтташлары белән бергә немецларга каршы көрәшкән вакытта һәлак була. Көрәштәшләре аның каберенә «Биредә татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнде» дип язу калдыра. Бүгенге көндә бу урынга зур таш һәм мемориаль такта куелган.

«Соңыннан Фатих Кәрим кабере, аның көрәштәшләре белән бергә Багратионск шәһәренә күчерелә. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга мемориаль комплекс эшләнгән. Багратионск шәһәре хакимияте вәкилләре белән бергә Фатих Кәримнең каберенә чәчәкләр салдык. Дәрдемәнд премиясе лауреатлары татарча һәм русча шагыйрьнең шигырен сөйләде», – диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, Калининград өлкәсе Владимирово бистәсе мәдәният үзәге музеенда Фатих Кәримнең батырлыгын күрсәтә торган даими экспозиция эшли.

«Анда Фатих Кәримнең портретын тапшырдык. Портретны Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева ясаган иде. Музей хезмәткәре Марина Захарова экскурсия ясады. Үзәк директоры Ирина Ломбенко Фатих Кәримгә атап язылган шигырен сөйләде. Бирегә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым исән чагында еш килә торган булган. Экспонатларны, әтисенең фикерләре тупланган китапларны да алып килгән. Музей җитәкчелеге безнең делегация кулында Фатих Кәримнең портретын күргәч бик шатланды, кат-кат рәхмәтен җиткерде. Без дә Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерүчеләргә чиксез рәхмәтебезне әйттек», – диде Флюра Абдуллина.

Ул «Багратионск китапханәләр оешмасы» да шагыйрьнең иҗаты буенча бәяләп бетергесез эшләр башкаруын әйтте. «Алар белән китапханә директоры Ольга Бехова таныштырды. Очрашуга Калининград өлкәсендә яшәүче татарлар да җыелды. Патриот-шагыйрь исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Багратионск шәһәренең мактаулы гражданины, 91 яшьлек Гирфан ага Бәхтияров та килгән иде. Олпат затка хезмәтләре өчен рәхмәтебезне әйтеп Казаннан алып килгән чәкчәкне тапшырдык, күп сәламнәр җиткердек», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

«Татарстаннан килгән делегацияне Фатих Кәримнең якташлары дип, олылап каршы алдылар. Гомумән, Калининград өлкәсендә узган һәр очрашу күңелгә үтеп керерлек булды. Калининград өлкәсе «Кардәшләр» татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Лилия Габбасова, Әмир Хәйруллин, хезмәт ветераны Рәкыя Мәүлетовага аеруча зур рәхмәт. Безне каршы алып озатып йөрделәр», – диде Флюра Абдуллина.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе сүзләренчә, рәсми саннар буенча бүгенге көндә Калининград өлкәсендә 3,5 мең татар яши дигән мәгълүмат бар. «Өлкәдә уза торган һәр чара биредә яшәүче татарлардан башка узмый. Әйтик, 1 майда Гурьевск муниципаль округының мәдәният һәм ял паркында Калининград өлкәсе оешуның 80 еллыгына багышланган иҗат фестивале булды. Анда Татарстаннан килгән делегация дә катнашты. Биредә яшәүче татарларның күргәзмәсен Гурьевск муниципаль округы хакимияте башлыгы Сергей Подольский да карады. Берлектә фотога төшәргә дә өлгердек. Җирле телевидение аша да күрсәтелде», – диде ул.

Татарстан делегациясе сәфәрнең соңгы көнендә Калининград мәчетендә дә булырга өлгергән. «Үзара фикер алыштык. Мәчет имамы Аслам Хидиров Татарстан белән берлектә конференцияләр уздырылса иде, дигән күңелендә йөрткән теләген җиткерде. Имам һәрберебезгә Коръән китабы бүләк итеп озатып калды», – диде Флюра Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot