news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәңгелек утка төкергән яшүсмер хөкем карарын тыңлады: «Бала көчле стресс кичерде»

Дүрт үсмернең берсен генә хөкем иттеләр. Калганнарына җинаять кылганда 14 яшь булмаган.

Мәңгелек утка төкергән яшүсмер хөкем карарын тыңлады: «Бала көчле стресс кичерде»
Фото: © «Татар-информ»

Казанда Мәңгелек утны сүндерү турындагы җинаять эше тәмамланды. Мәңгелек ут янында җылынып утырган, ә аннары аны кар йомарлап салып сүндергән дүрт яшүсмернең берсе генә гаепләнүчеләр эскәмиясендә хөкем карарын тыңлады. Җинаять кылганда аңа 14 яшь тулган була. Малай утны сүндермәгән, ул аңа төкергән. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.

2024 елның 9 ноябрендә Казанның Горький паркында дүрт яшүсмер Мәңгелек утны сүндермәкче булды

«Бала стресс кичерде – журналистлар чыгып китсә яхшырак булыр»

Татарстан Югары суды узган елның ноябрендә иптәшләре белән бергә Мәңгелек утны сүндермәкче булган Казанда яшәүче балигъ булмаган үсмер малайның резонанслы җинаять эшенә нокта куйды.

Суд утырышы башланыр алдыннан гаепләнүче яшүсмернең якыннары массакүләм мәгълүмат чараларына дәгъва һәм гаепләүләр белән мөрәҗәгать итте. Алар читләтеп кенә матбугат чаралары вәкилләреннән чыгып китүен сорады.

«Сезнең каршыда утырган бала җитәрлек стресс кичерде, аңа артык борчылу кирәкми», - дип белдерде судта малайның туганы.

Исегезгә төшерик, 2024 елның 9 ноябрендә Казанның Горький паркында дүрт яшүсмер Мәңгелек утны сүндермәкче булган. Алар, ут янына чүгәләп утырып, учак янында утырган кебек кулларын җылыткан, шаярган, һәм моны видеога төшергән.

«Син учакны карыйсыңмы?» - дип кычкыра видеода малайларның берсе. Шуннан соң, утка кар ташлау сәбәпле, Мәңгелек ут сүнә.

Суд утырышында хөкем карарын тыңлаган малай – әлеге яшүсмерләрнең берсе. Малай кар ташламаган, ул Мәңгелек утка төкергән. Моны судта дәүләт гаепләве вәкиле Динар Сәетов раслады.

Узып баручы кешеләр, малайларның кыланмышларын күреп, бу хакта полициягә хәбәр иткән. Мәңгелек ут янына полиция хезмәткәрләре килгән һәм яшүсмерләрне тоткарлаган. Полиция бүлегендә малайларның берсе бернәрсәдә дә гаепле булмаулары турында сөйләшеп утырганнарын видеога төшергән. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, яшүсмерләрне полиция бүлегенә китерү белән шундук малайларның әти-әниләрен чакыртканнар.

Соңрак тикшерүчеләр хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше ачты. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга әлеге эшне тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Җинаять эшен ачканнан соң яшүсмерләр шул ук Мәңгелек ут янына басып берничә видеомөрәҗәгать яздырды һәм гафу үтенде. Җинаять кылган вакытта дүрт яшүсмернең өчесенә 14 яшь (кеше кылган гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартыла ала башлый торган яшь) тулмаган булган. Шуңа күрә үсмер малайларның берсе генә хөкем ителде.

ТР Югары суды яшүсмерне нацизмны реабилитацияләү маддәсе нигезендә гаепле дип таныды һәм аңа карата 40 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Фото: социаль челтәрләрдән

«Үсмер малайларның гамәле – әти-әниләре биргән тәрбиянең күрсәткече»

Малайларның узган елның ноябрендә кылган гамәле тиз арада җәмәгатьчелек арасында резонанс куптарды. Бигрәк тә патриотик яшьләр оешмалары җитәкчеләренең реакциясе кискен булды.

«Өлкәннәрнең бурычы – хәзерге яшьләр бу тарихны белсен, исендә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен барысын да эшләү. Яшүсмерләр никадәр ямьсез гамәл кылганын аңларга, чын күңелдән гаебен танырга, ә ата-аналар, укытучылар һәм психологлар аларга ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге көндә республикада яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур эш алып барыла. Җиңү темасы бүген бик актуаль. Һәркем бүгенге тыныч күк йөзенең кадерен белергә тиеш», - диде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Яшүсмерләрнең бу гамәле – әти-әниләре биргән тәрбиянең күрсәткече, дип аңлатты «Татар-информ»га «Форпост» республика үзәге башлыгы Тимур Камалетдинов.

«Ата-аналар балаларына төп кыйммәтләрне бирмәгән, тарихка, Туган илгә һәм аның үткәненә карата хөрмәт тәрбияләмәгән, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту нигезләрен аңлатмаган. Җәмгыять читтә калырга тиеш түгел. Без яшүсмерләргә кисәтүләр ясарга, мондый гамәлләрне ачыктан-ачык гаепләргә, мондый тәртипнең начар булуын аңлатырга тиеш», - диде Тимур Камалетдинов.

«Татарстан Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов үсмер малайлардан һәм аларның ата-аналарыннан мемориалны җыештыртырга тәкъдим итте.

«Малайларның мондый кыланмышларына бик тискәре карыйм. Без яшьләрне әлеге авыр елларда яшәгән ата-бабаларыбызның истәлеген хөрмәт итүгә юнәлтелгән чараларга һәм проектларга җәлеп итәргә тырышабыз. Яшүсмерләрне әти-әниләре, сыйныфташлары һәм төркемдәшләре белән бергә мондый урыннарга тәртип урнаштырырга йөртергә кирәк. 9 Майда чәчәкләр салуда катнашсыннар. Алар фәкать халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә бүгенге көндә исән булуыбызны, имин матур тормышта яшәвебезне аңларга тиеш», - диде Шамил Якупов.

Дмитрий Шатров, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot