news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәңгелек утка - 50 ел: Әлмәттә Җиңү геройларын искә алалар

Мәңгелек утка - 50 ел: Әлмәттә Җиңү геройларын искә алалар
Фото Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәттә яу кырында ятып калган геройларны искә алу, батырлык һәм халык рәхмәте символы булган Мәңгелек утны кабызуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Моннан ярты гасыр элек, 1975 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, комсомол хәрәкәте активистлары тырышлыгы белән шәһәрдә Мәңгелек ут кабызыла. Шул вакыттан бирле ул сүнми, совет солдатларының батырлыгын искә төшереп тора.

Истәлекле дата алдыннан Балалар-яшүсмерләр иҗат үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган хәтер кичәсе узды.

Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» Төбәкара профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Андрей Зимин кичәгә җыелган кешеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар үз чыгышларында яшь буында тарихи хәтерне саклауның һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең әһәмиятен искәртте.

Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте.

Юбилей датасы истәлекле чараларга старт бирде. 1 майда Әлмәттә Мәңгелек ут тарихына багышланган митинг һәм тантаналы автойөреш була.

Искәртеп узабыз, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100