Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мандарин ашап ротавирус йоктыру турындагы хәбәрләр дөрес түгел — Роспотребнадзор
Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә “яшәми”: аларны әйбәтләп юсаң, инфекция йокмый, дип белдерә белгечләр.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган, мандарин ашап ротавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарәнең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева җиткерүенчә, бу мәгълүмат бары спам, аның бернинди нигезе юк. Шуның белән бергә идарә вәкиле узган ел да Яңа ел алдыннанда шундый нигезсез хәбәр таратылганын искәртте. «Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә “яшәми”. Аларны әйбәтләп юсаң, инфекция булмый», — дип аңлатты Миләүшә Җамалиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз