news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мандарин агачы уртача кеше гомерен яши

Хәзергә әле цитрус бакчалары үзебездә булмаганга, алар белән читкә барып танышырга туры килә

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Иртәгә кышның беренче аена аяк басабыз. Ә табигать бөтен көченә моңа каршы килеп маташа. Соңгы елларда болай да салкын кышларны күргән юк. Инде икенче ел рәттән кышны карсыз гына каршы алырга да күнегеп киләбез. Кыш көне шәһәр халыкның башлыксыз, зонт белән йөрүе, авылларда киез итекне резин итек алыштыруы, кайбер күчмә кошларның китми калуы гадәти күренешкә әйләнде. Глобаль җылынуның тәэсире алга таба дәвам иткәндә, кем белә, бәлки безнең киңлекләрдә дә ел дәвамында яшелчә, җиләк-җимеш үстерү мөмкинлеге туар? Ул вакытта туган ягыбызны алма, слива, чия, балан бакчалары белән бергә мандарин, әфлисун, лимон бакчалары да данлар. Хәзергә әле цитрус бакчалары үзебездә булмаганга, алар белән читкә барып танышырга туры килә.

Шундый кызыклы танышу Төркиянең Анталия төбәгенә сәфәр вакытында Гәйнүк авылында насыйп булды. Безнең якларда ноябрь аенда кыр, бакча эшләре күптән тәмамланып, халык кышка запасын әзерләп куйса, Төркиянең җәй дәвам иткән төбәкләрендә халык алны-ялны белми бу чорда мандарин уңышын җыю белән мәшгуль. Бу эш ноябрь ахыры, декабрьнең беренче атналарына кадәр дәвам итә. Һава ханымны бакчада уңыш җыеп йөргәндә очраттык. Гаиләсе белән Анталиядә гомер кичерүче бу ханым, лаеклы ялда булганга, биредәге туганнарына кызу эш өстендә булышырга килгән булып чыкты. Алар, 3 кеше, көненә 700-800 кг га кадәр уңыш туплый. Һәр агачтан җимеш өлгерә баруына карап җыела тора. Мандарин бик нәзберек культура, шуңа кичегергә һич ярамый. Аз гына игътибардан читтә калдымы, артык өлгереп, агачында ук чери башлый икән.

Сораштыра торгач менә нәрсәләр ачыкланды: яшь мандарин агачы икенче-өченче елында җимеш бирә башлый. Әмма җыеп алырлык уңыш бирүе өчен агачны утыртканга ким дигәндә 5 ел вакыт узуы кирәк икән. Ә менә мандариннан мул уңыш алуга бары 15-17 елдан соң гына өметләнеп була. Бер охшашлыкка игътибар иттем: мандарин агачының уртача гомере кешенеке кебек. 50 яшькә ул картая, ә 70 еллык агачлар инде корый башлый. 50 яшьлек агач, ничек каралуына бәйле рәвештә, 45 килограммнан 70 килограммга кадәр уңыш бирергә сәләтле икән. Ә иң күп уңыш бирүче агачтан 100 кг га кадәр җимеш алына. “Әмма бөтенесе бакчаны карауга, сугаруга бәйле. Агачларны карап тотуы бик зур хезмәт сорый”, - ди Һава ханым. Беренчедән, һәр агачның тиешенчә сугарылган булуы шарт, икенчедән вакытында ашлануы, агачларның чистартылып торуы зарур. Һава ханым сүзләренә караганда, химик ашламалар бөтенләй кулланылмый. Бары агрономнар кушкан микъдарда гына органик ашламалар кертелә. Бакчачыларның куйган хезмәтләре, ел уңдырышсыз килгәндә, әрәмгә дә китәргә мөмкин. “Ике ел элек җәен бик эссе булды. Җиләк-җимеш агачларына су җитмәде. Һава эссе булганда чәчәкләр җимешкә әйләнә алмый. Ә быел бик әйбәт яңгырлар булды, шуңа да һәр төр җиләк-җимеш бик уңды, уңышта бәрәкәт бар”, -дип куана бакчачылар.

Төрекләр хуҗалыкларындагы бакча уңышын, иң әүвәл, үз гаиләләре ихтыяҗлары өчен җыя. Мандаринның, әфлисуннан аермалы буларак, кабыгы нечкә булганга, аңардан кайнатма ясап булмый. Шуңа күрә аның суын чыгарып, шуны файдаланалар. Кирәгеннән артып калганын, бакчачылар җимеш килеш тә, мәйвә суы рәвешендә дә юл буена чыгып сата. Быел, сезонлы һәм дуңгыз гриппы шау-шуы күп булганга, С витаминына бай булган цитрусларга сорау аеруча зур. Шуңа да сәүдәләр әйбәт бара. Гадәти көннәрдә төп сатып алучылар туристлар булса, ял, бәйрәм көннәрендә Анкара, Измир, Истанбул кебек шәһәрләрдән дә киләләр икән. Бәйрәм көннәрендә юл буенда һәр гаилә 300-400 кг га кадәр җимеш сата. Аннан да артып калганын бакчачылар арадашчыларга (комиссиончыларга) сатып җибәрә.

Һәр җимеш, яшелчә үскән җирендә бик арзан булган кебек, Төркиядә дә җирле бакчачылар мандаринның килосын 1-1,5 лирадан сата (якынча 29 сум). Безнең төбәктә ул, билгеле инде, берничә тапкырга кыйммәтрәк. Хәтта әфлисунга караганда да ул югарырак бәядән йөри. Бу хакта сораша торгач, Һава ханымнан менә нәрсәләр белдек. Әфлисуннан аермалы буларак, мандарин елына бер генә тапкыр уңыш бирә, икенчедән, аны саклавы бик кыен икән. Шуңа да чит төбәкләрдә аның бәясе әфлисуннан кыйммәтрәк.

Мандарин җыелып бетү белән, төрек бакчачылары көзге әфлисун уңышын җыюга керешә. Елның зур өлешен кояшлы көннәр алып торган Анталия төбәгендә мәшәкатьле бакча эшләре ел әйләнәсендә әнә шулай дәвам итә. Өлкән һәм урта буын, елның нинди килүенә карамастан, уңыш алу өчен бөтен көчен куя. Тик шушы тырышлыклары киләчәктә юкка чыкмасмы? Юк, аларны көйсез табигать шартлары куркытмый, аңа каршы торырга өйрәнеп беткәннәр инде. Өлкәннәрне үзләренең дәвамчылары итеп күрерлек яшьләрнең булмавы борчый. Һава ханым сөйләвенчә, шәһәрдә туып үскән яшьләрдә генә түгел, авылда яшәүчеләрендә дә бүген бакчачылык эшләре белән кызыксыну сүрелеп бара.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100