news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Манчестер-арена” стадионында шартлауны террорист оештырган

Ир-ат үзлектән ясалган шартлаткычны концерттан соң хәрәкәткә китергән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Беренчел мәгълүматлар буенча, Бөек Британиядә “Манчестер-арена” стадионында шартлауны террорист -үлемче оештырган, дип хәбәр итә Sky News.

Ир-ат үзлектән ясалган шартлаткычны концерттан соң хәрәкәткә китергән.

Искәртеп үтик, Манчестер полициясе “Манчестер-арена” стадионында шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр санының 22 кешегә җитүен хәбәр итә. Шартлаулар буенча җаваплылыкны Россиядә һәм башка илләрдәге тыелган “Ислам дәүләте” террористик төркеме алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot