news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Манарасы ауган борынгы Айбаш авылы мәчетенә реставрация ясалачак

Мәчетне ике ел эчендә торгызырга уйлыйлар.

Манарасы ауган борынгы Айбаш авылы мәчетенә реставрация ясалачак
Абдул Фархан

13 ноябрьгә каршы төндә, көчле җил чыгу сәбәпле, Биектау районы Айбаш авылының 1855 елгы борынгы мәчетенең манарасы авып төшкән иде.

Бүген Айбаш авылында мәчет манарасы аву буенча ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Җыелышта Президент аппараты, Мәдәният министрлыгы, Диния нәзарәте, район һәм авыл советы вәкилләре катнашты.

Иван Гущин мәчетне торгызу өчен ике еллап вакыт кирәк булачагын әйтте. Төзелеш өчен кирәк булачак сумманы әлегә төгәл әйтә алмады, шулай да миллионнар китәчәген раслады.

«Тарихи объектларны ничек кенә яратсак та, төзелеш технологияләрен исәпкә алырга кирәк. Ике атна эчендә эш күләмен һәм юл картасын тулысынча аңлау булачак. Мәчет масштабын исәпкә алсак, без аны бер елда реставрацияләргә өлгермибез. Ике ел эчендә эшләп чыгып булыр дип уйлыйм», – диде Иван Гущин.

Борынгы мәчет төбәк дәрәҗәсендәге архитектура мирасы булып санала һәм ТР мәдәният министрлыгына карый. Шуңа күрә ремонт эшләре белән министрлык һәм комитет ризалыгыннан башка беркемгә дә тотынырга ярамый. Иван Гущин беренче чиратта башкарылачак эшләрне дә атап үтте.

«Агач объектларга вакыт һәм һава шартлары көчле йогынты ясый. Бу мәчеткә авариягә каршы һәм реставрация эшләре кирәк иде. Бүген күргәннәрдән, иң беренче итеп, түбәне тулысынча алыштырырга, манараны кире баштан җыярга кирәк булачак», – диде ул.

Белгечләр ике атна дәвамында мәчеткә экспертиза үткәрәчәк. Ике-өч көн эчендә ауган манараны алып, түбәне, кар һәм яңгыр кермәслек итеп, вакытлыча каплап куярга уйлыйлар. Киңәшмә барышында мәчет янына төзелеш краны да килде.

Ремонт эшләре башлангач, мәчетне ябачаклар, чөнки ул куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәячәк. Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең Дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Раил Гумаров намаз укучылар өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк дип әйтте.

«Безнең дини бәйрәмнәребез – Корбан, Ураза гаетләрен укырга урын кирәк булачак. Уразаның кышка таба күченгәнен дә исәпкә алырга һәм мәсьәләне актуальлеген аңларга кирәк. Консервация була икән, намаз укучыларга мөмкинлекләр тудырырга кирәк», – диде ул.

Айбаш авылы мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин намаз укучыларны үз өенә дә алып килергә әзер булуын әйтте. «Намаз уку тукталымаячак», – диде хәзрәт.

«Намазны барыбер укыячакбыз, ул безнең бурыч, безнең ихтыяҗ. Урынны барыбер табарбыз. Халыкны намаз укырга үземнең өйгә дә чакыра алам. Иң мөһиме, намазны калдырмасыннар. Гаетләрне урамда да укырбыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100