Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Манаралар калка
Манаралар калка
(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе - мәчетләр төзелеше белән дан тоткан төбәк.
Бу көннәрдә Ялутор шәһәрендә төзелгән мәчетне ачуга багышланган тантана да бик күркәм үтте. Шәһәрдә яшәүче мөселманнар, шул исәптән татарлар һәм тирә-як төбәкләрдән килгән кунаклар мәчет ачу тантанасында катнашты.
150 кешене сыйдырырлык Ялутор мәчете Аллаһы йортына хас булган барлык таләпләрне канәгатьләндерерлек итеп төзелгән һәм җиһазландырылган. Бу мәчет Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җитәкчелек иткән Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте составына керә. Аның төзелешен башлап җибәрергә гарәп мөселманнары ярдәм иткән булса, төзелеш таләп иткән чыгымнарның күп өлешен өлкә хакимияте үз өстенә алды.
Мәчет имамы итеп кыргыз милләтле Али хәзрәт Тактабаев билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз