news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манара» телетапшыруы эфирга яңа форматта чыга башлый

«Манара» телетапшыруы эфирга яңа форматта чыга башлый

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Кичәге көннән башлап Түбән Новгород мөселманнарының «Манара» телетапшыруы яңа форматта чыга башлады. Тапшыруның төс һәм тавыш бизәлешләре үзгәрде һәм яңа рубрикалар барлыкка килде, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тапшырулар авторы Зөлфия Сямиуллина сүзләренчә, быелның декабреннән башлап, һәр өч ай саен, Диния нәзарәтенең үткән кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган 40-45 минутка озайтылган программа эфирга чыга башлый.

«Манара» телетапшыруы – Түбән Новгород телевидениесендә бердәнбер мөселман тапшыруы. Эфирга ул 1994 ел азагыннан башлап чыга һәм барлык Түбән Новгород территориясендә дә трансляцияләнә.

1994 елга кадәр мөселман өммәтләре тормышы турындагы репортажлар (православие епархиясе һәм яһүд җәмгыятьләре яңалыклары белән бергә) «С верой и надеждой» дип аталган тапшыру кысаларында чыгып килде.

2005 елның июнь аеннан тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Зөлфия Сямиуллина.

«Манара»ның «Диния нәзарәте яңалыклары», «Вакыйгалар», «Ислам дөньясы», «Коръән битләреннән», «Сорау-җавап», «Көнчыгыш кухнясы», «Балалар бите», «Әдәби бит» һ.б. рубрикалары бар.

Тапшыруның баш мөхәррире – Д.Мөхетдинов, режиссеры – Е.Ворновицкая. Тапшыру эфирга Ж.Топтыгин финанс ярдәме белән чыга.

2006 елның июнендә «Манара» телетапшыруы «Многоликая Россия» конкурсының «Иң яхшы махсус милли басма, теле- һәм радиопрограмма» номинациясендә икенче урын алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot