Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Манҗел мәдрәсәсенә шәкертләр кабул итү мәсьәләсе әле хәл ителми тора
Манҗел мәдрәсәсенә шәкертләр кабул итү мәсьәләсе әле хәл ителми тора
(Төмән, 28 август, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе мцөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин сүзләренә караганда, тарихи Нигъмәтулла мәчете нигезендә 2 ел элек ачылган егетләр мәдрәсәсенә, аны хакимият тарафыннан финанслау хәл иетлмәү сәбәпле, шәкертләр кабул ителми тора. Дини белем алырга теләгәннәрне чит төбәкләрдәге башка мәдрәсәләргә юллыйлар.
Быел Манҗел мәдрәсәсенең 2 еллык программасын 12 шәкерт тәмамлап чыкты. Аларны укыту фәкать иганәчеләр һәм Җәмигъ мәчетенә килеп торган сәдакалар хисабына гына алып бару бик авыр барды. Алга таба да хөкүмәт ярдәменнән башка мәдрәсә тоту мөмкин булмавы ачыкланды.
Мәдрәсәгә хөкүмәт бюджетыннан ярдәм сорап, Глаимҗан хәзрәт өлкә хөкүмәте җиткәчеләренә даими мөрәҗәгать итеп торды. Вице-губернатор Сергей Сарычев, мәдрәсәгә финанс ярдәме булмый калмас, дип ышандыра икән ышандыруын. Ахыр чиктә, бу мәсьәлә Урал федераль округ җитәкчесе Петр Латышев ризалыгы белән генә хәл ителәчәк икән, ә аңардан җавап әле килеп җитмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз