news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамык күпере майда ачылачак

Әлеге датаны узган атнада объектта булып киткән мәртәбәле комиссия билгеләде

Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Әлеге датаны узган атнада объектта булып киткән мәртәбәле комиссия билгеләде. Татарстанның төзелеш һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин, “Главтатдорстрой” ДУсы начальнигы Эдуард Данилов һәм башка рәсми затлар катнашындагы комиссия объектның мөһимлеген ассызыклап, шулай аны баштагы сроктан иртәрәк тапшыру бурычын куйдылар, дип хәбәр ителә ТР муниципаль берәмлекләр порталында.
Хәер, юлчылар аны үзләре дә реаль срок дип кабул иттеләр. Чөнки районнның төньяк авылларын Нурлат белән бәйләүче бу күпернең ябылып торуы район халкы өчен генә түгел, транзит юлчылар өчен дә зур уңайсызлык тудырды бит. Ярый, кышкы чорда җиңел машиналар боз аша үтеп йөрде, берара Сөнчәле һәм Заречный аша да юл салып карадылар. Язгы юлсызлык исә аларны урау юл буенча– Тимошкино, Аксубай юлыннан йөрергә мәҗбүр итте.
Декабрьдән бирле күпер салучыларның бар тормышы Сөлчә елгасы ярына күчкән. Көнкүреш вагончыгыннан алып иң заманча җайланмаларга кадәр биредә теркәлгәннәр. Участок начальнигы Василий Егоров кул астындагы ике комплекслы бригада эшне этаплап башкарып килә. Иң элек күпернең иске тимер-бетон пролет корылмасын сүткәннәр, аннан аны металл балкалардан яңадан монтаҗлаганнар, аннары күпер өстен тиешенчә әзерләүгә керешкәннәр. Комплекслы бригада составында стропчы, монтаҗчы, эретеп ябыштыручы кебек һөнәр ияләренең һәммәсенә эш җиткән. Хәзер эш йомгаклау этабына кергән. Күпер өстендә бу көннәрдә эш төнгә кадәр сузыла.
–Түзәргә күп калмады. Смета бәясе 80 млн. сумлык күпер сыйфатлы торгызыла, аның ике ягына да 100әр метр юл да түшәләчәк. Күпер халыкка озак хезмәт итәр, дип уйлыйм, - ди Нурлат район башлыгы Наил Шарапов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot