news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыштан хәрбиләргә ярдәм итүче Зиннәтуллиннар гаиләсе: Нык гаиләнең нигезе - яратуда

Мамадыштан хәрбиләргә ярдәм итүче Зиннәтуллиннар гаиләсе: Нык гаиләнең нигезе - яратуда
Фото: туры трансляциядән скриншот

Мамадышта яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсе, махсус хәрби операция башланганнан соң, беренчеләрдән булып волонтерлар отрядын булдыралар һәм махсус хәрбия операциядә катнашучыларга гына түгел, ә аларның гаиләләренә дә ярдәм итә башлыйлар. Бүген алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда катнаштылар.

«Волонтерлар отрядын без махсус хәрби операция башланыр алдыннан нигезләгән идек. Иганәчеләр һәм халык ярдәме белән җыелган киемнәрне, тепловизорны, ашамлыкларны без махсус хәрбия операция зонасына үзебез илтәбез. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә булышабыз», – дип сөйләде эшчәнлекләре турында Раил Зиннәтуллин.

Алар үзләренең гаилә тарихлары, танышулары турында да сөйләделәр. «Безнең мәхәббәт тарихы кәрәзле телефоннан башланды. 2005 елда бездә телефон салоннары юк иде, шуңа күрә без телефонны кешедән алырга булдык. Ә телефонны сатучы нәкъ менә Раил булып чыкты. Барысы да шул телефоннан башланып китте», – дип сөйләде танышу тарихлары турында Энҗе.

Энҗе сүзләренчә, алар бер-берсе арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне, низаг туган очракта, юл куеп, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп үткәреп җибәрәләр. «Тәмле тел белән дә», – дип өстәде Раил.

Бүген аларның бергә яши башлауларына 17 ел булган. «Нык гаиләнең нигезе – бер-береңне ихтирам итүдә һәм яратуда», – ди гаилә вәкилләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100