news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыштан махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе: Район башлыгына рәхмәт

Мамадыштан махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе: Район башлыгына рәхмәт
Фото: «Татар-информ» өчен Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте

Мамадыш районында муниципалитет хезмәт ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Венера Никитинага ярдәм иткән. Гражданнарны кабул итү кысаларында ул район җитәкчелегеннән үзе яши торган йорт түбәсен яңартуда булышуны сораган. Һәм озак та үтми хәрби анасына ярдәм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

«Район башлыгына рәхмәт! Мин өметләр баглап район башлыгы Вадим Ильич Никитинга мөрәҗәгать иттем, әмма ахыргача шикләндем. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында 500дән артык кеше, һәркайсының туганнары һәм якыннары бар, күпчелегененең үз үтенечләре, гозерләре бар. Кемгәдер утын кирәк, кайсыдыр газлаштыру белән ярдәм көтә. Моның өчен бик зур ресурсларга ия булырга кирәк, барыннан да элек, һәркемгә ярдәм итү теләгенә дә», – дип сөйли Венера Никитина.

Мамадыш районы хакимиятенең «ВКонтакте» сайтындагы рәсми төркемендә язуларынча, Венера Никитина яши торган йорт салынуга 50 елга якын вакыт үткән. Йортның идәне дә, түбәсе дә черегән булган. Түбә ябу эшләренең төп өлешен, торак зонада идәннәрне алыштыруны Никитиннар үзләре башкарып чыкканнар. Ә верандага акча җитмәган: Венера апа кредитлар түли, ялгыз яши, тормыш иптәше күп еллар элек вафат булган, дип язалар.

Бүгенгесе көнгә муниципалитет ярдәме нигезендә, Никитинаның өе ишегалдына 50 квадрат метрдан артык түбә өчен кирәкле материаллар кайтарып бушатылган. Бу 10 ел элек ачыкланган көнкүреш проблемасыннан мәңгегә котылырга мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә мунча да ремонт таләп итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot