news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта зиплайн белән тау чаңгысы ачылышы булды

Мамадышта зиплайн белән тау чаңгысы ачылышы булды
Фото: Нократ

Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы ачылды. Шәһәр халкы һәм кунаклары шул ук көнне спорт инвентарьларының прокат пунктына бара һәм трассаларны бәяли алды. Парк хезмәтләреннән оста чаңгычылар һәм сноубордчылар да, яшь спортчылар да файдалана ала. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.

Нократның сул як яры битләрендә 850, 550, 500 метрга сузылган өч тау бар.

Парк ел буе эшләячәк. Җәйге күңел ачуларның берсе зиплайн булачак.

Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе рәисе Илнар Хафизов, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм башкалар катнашты.

«Тау чаңгысы спорты - көчле, характерлы, ихтыярлы кешеләр спорты ул. Менә шундый кешеләр илебез, киләчәк үсеш өчен кирәк», - диде Марат Әхмәтов.

Парк кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектлар федераль конкурсында катнашу нәтиҗәсендә төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100