news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта янгында ике хатын-кыз һәлак булган

Мамадышта Вера Фигнер урамында бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның инде түбәсе яна торган була.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр утны сүндергәндә 73 һәм 98 яшьлек хатын-кызларның мәетләрен тапкан.

Янгынның башлангыч сәбәбе – газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot