Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта шәхси йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган
Бүген Мамадыш шәһәренең Пионерск урамында бер катлы йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын сүндерүчеләр һәлак булган 50 яшьлек ир-ат һәм 47 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан.
Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, төп версияләрнең берсе – тәмәке тартканда саксызлык.
Вакыйга урынына Мамадыш районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Фәнил Әхмәдышев та килгән.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Әлеге факт буенча уздырыла торган процессуаль тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз