news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта сәүдәгәр Шаһиәхмәтовның элеккеге кунакханәсе бинасын төзекләндерәчәкләр

Мамадышта сәүдәгәр Шаһиәхмәтовның элеккеге кунакханәсе бинасын төзекләндерәчәкләр
Фото: Татарстанның мәдәни мирас үзәге

Мамадышта XIX гасырның икенче яртысында сәүдәгәр Шаһиәхмәтовның кунакханә номерлары булган төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын торгызачаклар. Татарстанның Дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе бинаны саклау проектына уңай бәяләмә бирде, дип хәбәр итте Россия Дәүләт экспертизасы матбугат хезмәте.

Бинаны XIX гасырның икенче яртысында төзегәннәр. Башта ул җирле сәүдәгәр улы – Нехезинныкы, соңрак сәүдәгәр Шаһиәхмәтовныкы була. Яңа хуҗа йортны киңәйтә: беренче катта сәүдә бүлмәләре урнаштыра, ә икенче катта кунакханә номерлары була.

Реставрация проекты баскычны торгызуны, өстәмә бүлгеләр һәм тамбур урнаштыруны, тәрәзә һәм ишекләрне ремонтлауны, шулай ук фасадларны яңартуны күздә тота. Эшләрне 2027 елда тәмамларга планлаштыралар. Реставрациядән соң бинада музей ачачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot