news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта Шәйхи Маннур премиясе тапшырылды

16 гыйнвар көнне Мамадышта күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның тууына 117 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды, аның исемендәге премиянең яңа лауреатлары игълан ителде. Быел бу олы бүләккә «Кирмән нигезе» китабы өчен шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм «Җиремнең чәчәкләре» романы өчен язучы Гыйлемхан Дәүләтшин лаек булды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараларда Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин һәм башка күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot